Татарстанда Студентларның белем бирү форумы башланды

2018 елның 15 августы, чәршәмбе

Югары Ослан районы территориясендә V Студентларның белем бирү форумы башланды. Чара төрле регионнардан килгән 2000 кешене берләштерде.

Форумның максаты булып яшьләрнең гражданлык позициясен активлаштыру, тәҗрибә уртаклашу тора.

Чарада  дәүләт хакимияте, бизнес, иҗтимагый, мәдәни һәм спорт эшлеклеләре катнашуы көтелә.

Студентларның белем бирү форумы 2014 елдан бирле ТР Президенты Рөстәм Минниханов ярдәме белән оештырыла.

Оештыручылар - «Татарстан Республикасы студентлар лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы, ТР яшьләр эшләре министрлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International