«Иске Казан – осталар шәһәре» 300 артык баланы берләштерәчәк

2018 елның 16 августы, пәнҗешәмбе

20 август көнне 14:30 да Иске-Казан дәүләт тарихи-мәдәни һәм табигый музей-тыюлыгында (Камай авылы, Биектау районы) IX Республикакүләм «Иске Казан – осталар шәһәре» фестивале үткәрелә. Биредә Татарстан районнарыннан һәм Россия төбәкләреннән 300 артык бала катнашачак. 

Фестиваль программасы Татарстан Республикасы балалары һәм яшьләре арасында традицион һөнәрләрне саклау һәм өйрәнүгә, шулай ук WorldSkills дөньякүләм стандартлар нигезендә билгеләнгән эшче һөнәрләрне һәм һөнәри компетенцияләрне популярлаштыруга юнәлдерелгән. 

Фестиваль кысаларында мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, һөнәрчеләр, шулай ук WorldSkills милли чемпионат җиңүчеләре белән очрашулар оештыру каралган. 

Аккредитация узу өчен «Сәләт» медиа-үзәге телефон номеры: +7 919 637 3651 (Илүзә).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International