Алсу Хафиз: «Безнең чараларга килгән һәр бер балага: «Син – халкыбызның йөзе, милләтебезнең киләчәге», - дип әйтәбез»

2018 елның 15 августы, чәршәмбе

Бүген «Милләтебез хәзинәләре» җәйге профильле сменасының XVIII сезоны тәмамланды. 7-15 август көннәрендә узган сменада Россиянең 13 төбәгеннән 100 артык бала катнашты. 9 көн дәвамында балаларга татар теле дәресе укытылды, бию, вокал, актерлык осталыгы, тарих, юриспруденция, бизнес, кул эшләре буенча оештырылган иҗат остаханәләрендә алар яңа һөнәрләргә өйрәнде. Моннан тыш татарча бердәм диктант язу, кино карау, Казанның 1000-еллык музеена бару, башкалабыз Казанның тарихи урыннары буенча экскурсияләр оештыру да каралган иде.

Лагерь кысаларында үткәрелгән һәрбер чарада яшь милләттәшләребез халкыбызның милли традицияләре, гореф-гадәтләре белән якыннан танышып, татар теле буенча белемнәрен камилләштерде.

 «Идел» яшьләр үзәге җитәкчесеАлсу Хафиз: «Безнең чараларга килгән һәр бер балага: «Син – халкыбызның йөзе, милләтебезнең киләчәге», - дип әйтәбез. Быел әлеге сүзләрне балалар яратып кия торган беләзекләргә дә язып куйдык». 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International