12-29 август көннәрендә Донецк һәм Луганск шәһәрләреннән килгән 91 бала Татарстан лагерьләрендә ял итә.
Биектау районында урнашкан «Чайка» ял һәм сәламәтләндерү лагерендә ял итүче 10 яшьлек Яна Стаханов шәһәреннән. Бирегә тагын килер идеңме дигән сорауга «Әлбәттә, мин монда яшәр идем», дип җавап бирде ул.