«Талантлар ачу»: лекция, мастер-класслар һәм экспертлардан киңәш

2018 елның 16 августы, пәнҗешәмбе

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган пресс-конференция «Талантлар ачу» дип аталган җәйге яшьләр мәктәбенә багышланды. Пресс-конференциядә ТР яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов, «Казан ачык сәләтләр университеты 2.0» башкарма директоры Айдар Акмалов, «Талантлар ачу» җәйге яшьләр мәктәбенең программа директоры Аделя Әхмәтова, «Талантлар ачу» җәйге яшьләр мәктәбенең оештыру комитеты әгъзасы Яна Краснова катнашты.

Очрашу барышында оештыручылар чараның программасы белән таныштырдылар.

Искәртеп үтәбез, «Талантлар ачу» җәйге яшьләр мәктәбе 17-25 август көннәрендә Казанда уза.  Катнашучылар – төрле чараларда җиңү яулаган Татарстан һәм Россия төбәкләреннән килгән 400 делегат, 100 остаз, 100 эксперт, тьюторлар һәм волонтерлар. 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International