Дамир Фаттахов Түбән Кама шәһәрендә «14-30» форматында яшьләр белән белән очрашты.
ТР яшьләр эшләре министры һәм шәһәр башлыгы Айдар Метшин белән очрашуга 100 гә якын активист җыелды. Әлеге чарада яшьләр үзләрен борчыган сорауларга җавап эзләде. Алар арасында иң мөһиме - яшьләрнең кече шәһәрләрдән китү сәбәпләрен билгеләү иде: сыйфатлы белем алу, эш урыннары булдыру, яшьләр өчен кызыклы чаралар уздыру һ.б. кебек тәкдимнәр яңгырады.
Дамир Фаттахов үзенең чыгышында әлеге төр очрашуларның кирәк һәм министрлык эшчәнлеге өчен мөһим булуын искәртте. «Кадрлар резрвы» проекты финалисты Федор Бакшаев иҗтимагый башлангычта кече шәһәрләрдә яшьләр мәнфәгатьләрен яклау өчен министр ярдәмчесе итеп билгеләнде.
Министр белән шәһәр башлыгы очрашудан соң яшьләр объектлары белән дә танышты.