Түбән Камадагы «Батырлык утравы»

2018 елның 17 августы, җомга

9-29 август көннәрендә Түбән Кама шәһәрендә урнашкан «Юность» ял һәм сәламәтләндерү лагере территориясендә «Батырлык утравы» дип исемләнгән хәрби-патриотик смена уза. Сменада 7 яшьтән алып 17 яшькә кадәр булган ЯАҖ «Нижнекамскнефтехим» эшчеләре балалары ял итә.

Программада туган якны, тарихны өйрәнү, Бөек Ватан сугышы еллары белән танышу, спорт уеннары, хәрби эзерлек, дайвинг, беренче ярдәм күрсәтү буенча тренинглар, мастер-класслар һ.б. каралган.

Смена ахырында лагерьгә беренче тапкыр килүчеләр присяга кабул итәчәк, катнашучылар сертификат һәм диплом белән бүләкләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International