Татарстанда балаларга юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен өйрәтүгә юнәлдерелгән сакла.рф интернет-порталы гамәлгә ашырыла.
Проект кысаларында бала «Куркынычсыз балачак шәһәре» онлайн уены, «Юл сакчылары» мультфильмнары һ.б. программалар ярдәмендә үзенең белемен ныгыта ала. Порталда әти-әниләр өчен дә кызыклы материаллар урнаштырылган.