Татарстанда яшүсмерләр клубларын ремонтлау программасы тәмамланып килә. 2018 елда әлеге максатларга республика бюджетыннан 100 млн. сум акча бүлеп бирелде. Татарстанның 10 районында барлыгы 28 клуб яңартылачак, бүгенге көнгә 20 объектта ремонт эшләре тәмамланган.
Түбән Кама шәһәрендә быел 3 яшүсмерләр клубы төзекләндерелде. 40 елга беренче тапкыр яңартылган «Чародейка» клубына атнасына 135 бала йөри. «Хәзер балалар белән бию, кул эшләре түгәрәкләре уздыру өчен барлык мөмкинлекләр дә бар, ремонттан соң яңа җиһазлар кайтартылды», – ди яшүсмерләр клубында педагог-оештыручы булып эшләүче Әминә Мөхәмәдҗанова.
Казан шәһәрендә эшләп килүче «Авангард» яшүсмерләр клубына атнасына 400 артык бала килә. Биредә спорт, бию заллары бар, авиамодельләштерү, кул эшләре түгәрәкләре эшли. Яңартылган клубта балалар өчен инглиз телен өйрәнү, робототехника, лазерлы һәм 3D-технологияләрне үзләштерү һ.б. мөмкинлекләр дә булдырылды.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, капиталь ремонтлау һәм яшүсмерләр клубларының матди базасын ныгыту программасы 2015 елдан бирле гамәлгә ашырыла. 4 ел эчендә барлыгы 113 объект яңартылган. 2019 елда тагын 28 яшүсмерләр клубын яңарту планлаштырыла.