Дамир Фаттахов: «Киләчәк бүгеннән башлана»

2018 елның 24 августы, җомга

Бүген «Талантлар ачу» җәйге яшьләр мәктәбендә ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов эксперт буларак катнашты.  

«Талантлар ачу» мәктәбе төрле чараларда җиңү яулаган Татарстан һәм Россия төбәкләреннән килгән 400 делегат, 100 остаз, 100 эксперт, тьюторлар һәм волонтерларны берләштерде.

Очрашу барышында Дамир Фаттахов үзенең мәктәп еллары, спорт һәм КВН белән ничек кызыксынып китүе хакында сөйләде. Ул яшьләргә үзләрен барлык өлкәләрдә дә сынап карарга киңәш итте: «Беренчедән, булган мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмаска тырышыгыз, иренмәгез, вакытыгызны кирәкмәгән эшләр белән бушка уздырмагыз. Икенчедән, тормыш юлында сезне әйдәп бара алырдай остаз очрату мөһим. Өченчедән - үзегезгә ышаныгыз. Башлаган эшегезнең уңышлы тәмамлануы бары тик сездән генә тора».

Яшьләр сәясәтендә булган кискен проблемалар да билгеләнде – яшьләрне җәйге ял вакытларында эш белән тәэмин итү, талантлы  яшьләрнең районнардан һәм республикадан китүе, кече шәһәрләрдә яшьләр мәнфәгатьләренә туры килүче инфраструктура булмау кебек мәсьәләләр көн кадагына куелды. Катнашучылар яшь буынның актив булмауы, әти-әни һәм бала мөнәсәбәте, заманча таләпләр хакында фикер алышты.

«Талантлар ачу» җәйге яшьләр мәктәбе 25 август көнне тәмамланачак. Ел ахрына кадәр делегатлар форум нәтиҗәләре буенча үзләренең үсеш планын төзергә тиеш.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International