V Студентлар белем бирү форумы кысаларында уздырылучы «Мин – волонтер. Универсиада 2013: Мирас» волонтерлар сменасы катнашучылары белән ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов очрашты. «Бүген очрашу барышында яңгыраган сораулар бик актуль. Әйтелгән фикерләрне гомумиләштерсәк, Татарстанда волонтерлар өчен бердәм ресурс үзәге ачылган очракта күп кенә сорауларны хәл итү һәм барлык волонтерлык төрләрен берләштерү мөмкинлеге булачак», – дип сөйләде министр.
Форум – аралашу, тәҗрибә уртаклашу мәйданы. Волонтерлар сменасы 21 августа башланды. Катнашучылар арасында волонтерлар хәрәкәте активистлары, проект җитәкчеләре һәм республиканың төрле төбәкләреннән килгән экспертлар бар. Программада тренинглар, мастер-класслар, түгәрәк өстәлләр, шәхесләр белән очрашулар каралган. Шулай ук делегатлар волонтерлык эшен үстерүгә юнәлтелгән проектлар яза. Бүген катнашучылар үзләренең проектларын министрга да тәкъдим итте.