Казанда ватандашлар форумы башланды

2018 елның 26 августы, якшәмбе

23 - 25 август көннәрендә Казанда студентлар өчен ватандашлар форумы уза.  Чара ТР читтә укучы 100дән  артык  студентны берләштерде. Сайлап алганда катнашучының Татарстанда туып үсүе һәм киләчәктә республиканы үстерүгә юнәлтелгән проектлары каралды.   Форум программасында – нетворкинг, тимбилдинг, форсайт-сессия, онлайн-тавыш бирү, мастер-класслар һ.б. каралган.

25 август көнне форум делегатлары белән ТР премьер-министр вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Нигматуллин, ТР премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлеева, ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов очраштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International