Рөстәм Миңнеханов: «Студентлар белем бирү форумы – сәләтләрне ачу мөмкинлеге»

2018 елның 27 августы, дүшәмбе

Югары Ослан районында V Студентлар белем бирү форумының өченче сменасы бара. Биредә студентларның карьера траекториясе турында сөйләшәләр. Бүген форум мәйданында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та булды. 

Әлеге чара илнең төрле төбәкләреннән килгән 2 меңнән артык яшьләрне берләштерә. Форумда үз эшенең осталарыннан гамәли күнекмәләр алып, проектлар белән идарә итәргә өйрәнеп булла, шулай ук бу аралашу мәйданчыгы да булып тора.

3 сменадан торган форумның беренчесе 15-19 июнь көннәрендә үтеп, урта махсус белем алучы 600гә якын студентны үзенә җыйды. Икенче смена волонтерлыкка хирыс 500 студентны очраштырды. Кичә, 26 августта, ачылган өченче йомгаклау сменасы 900ләп урта һәм югары махсус белем студентларын берләштерде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов форумның берничә чатырына кереп, активистларның проектлары, аерым алганда, студентлар үзидарәсе перспективалары белән танышты, төрле юнәлештә эшләүче иң актив волонтерлар белән очрашты.

Спорт һәм социаль проектлар дирекциясенең волонтерлар белән эшләү буенча департамент җитәкчесе Айрат Мөбарәкшин үзиреклелекне үстерү буенча бердәм ресурс үзәген булдыру әһәмиятен билгеләп узды. «Бу үзәк волонтерлар сафын киңәйтергә мөмкинлек бирер иде», - дип белдерде.

Рөстәм Миңнеханов әйтелгән фикерләрне йомгаклап Татарстанда иң яхшы һәм оста волонтерлар булуын ассызыклады һәм барлык башлангычларда да ярдәм итәргә эзер булуын әйтте.

Очрашу үзәк сәхнәдә тәмамланды. Барлык катнашучыларга мөрәҗәгать итеп Татарстан президенты яшьләрнең максатчан булуларын билгеләде: «Бу майданчык сезгә сәләтләрегезне ачарга, дөрес юнәлеш сайларга ярдәм итә. Яшьләр эшләре министрлыгы да сезнең мәнфәгатьләрне кайгырту өчен булдырылды», - дип уңышлар теләде.

Россия яшьләр берлеге гомумроссия иҗтимагый оешмасы рәисе Павел Красноруцкий яшьләрне сөендереп Татарстанда узачак чаралар белән таныштырды. Алар арасында «Ел студенты» Россия фестивале, «Краса студенчества» гүзәллек бәйгесен атады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International