«Дорожник» отряды «Иң яхшы төзелеш отряды» номинациясендә җиңүче

2018 елның 24 августы, җомга

Казанда төзүчеләр көненә багышланган тантаналы чара узды. Биредә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары, Рәссәйнең атказанган төзүчесе, Леонид Ставицкий,  ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов, Казан Мэры Илсур Метшин,  төзелеш тармагы вәкилләре, ветераннар һ.б. катнашты.

Катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов әлеге өлкәдә эшләүчләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм тырыш хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде:  «Сезнең ярдәм белән Татарстанда йөзләгән объектлар сафка бастырыла», - дип сөйләде ул.

Быел чара кысаларында беренче тапкыр «Иң яхшы төзелеш отряды» номинациясе булдырылды. Әлеге мәртәбәле исемгә Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты каршында оешкан  «Дорожник» отряды лаек булды. Яр Чаллы шәһәрендә эшләп килүче «КомБат» һәм Бөгелмә шәһәрендә уңышлы гына эш башкарган «Төзүче» студентлар төзелеш отрядлары лауреат исемен яулады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International