25 август көнне Чистай шәһәрендә урнашкан «Ровесник» балалар лагере территориясендә эшләүче яшьләр өчен «Куркынычсызлык алгоритмы» форумы оештырылды.
Форумның ачылу тантанасында яшьләрне район башлыгы Дмитрий Иванов сәламләде. «Җәмгыять алдында торган иң зур бурычларның берсе булып халыкны куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтү тора», - дип сөйләде ул. Ярышлар 3 этапта үтте.
Форум нәтиҗәләре буенча гомумкоманда зачетында беренче урынга Чистай үзәк хастаханәсе лаек булды. Икенче урында – «Восток» фәнни-техник үзәге , өченче урынны ААҖ «Чистай җылылык челтәре предприятиесе» алды.