Дамир Фаттахов «Мәктәп бизнес-компанияләре» турында: «Безнең бурыч – әлеге программаны киңәйтү өчен шартлар тудыру»

2018 елның 28 августы, сишәмбе

Бүген «Яшьләр казанышлары» беренче балалар коворкинг үзәгенә ТР яшьләр эшләре министры  Дамир Фаттахов килде.  Үзәк җитәкчесе Ләлә Бикчентаева министрны эшчәнлек белән таныштырды, ә укучылар үзләренең проектларын тәкъдим иттеләр.  Проект кысаларында мәктәп укучылары кечкенә генә бизнес оештыра һәм эшкуарлык үзенчәлекләрен үзләштерә. Бүгенге көндә Татарстанда 83 «Мәктәп бизнес-компаниясе» бар. Дамир Фаттахов очрашуга йомгак ясап әлеге проектларның министырлык өчен кызыклы булуын әйтте: «Эшкуарларча фикерләргә өйрәнү, әлеге эшнең үзенчәлекләренә төшенү мөһим. Талантлы кешенең өстенлекләре күп. Безнең бурыч – әлеге программаны киңәйтү өчен шартлар тудыру».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International