3 сентябрь көнне ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов белән «14.30» форматындагы чираттагы очрашу уза. Биредә яшьләрне эш белән тәэмин итү мәсьәләсе каралачак.
Әлеге сорауга кагылышлы тәкъдимнәрегезне, проектларыгызны http://молодоеминистерство.рф сайтына юллый аласыз. Кем белә, бәлки, нәкъ тә сезнең проектыгыз хупланып гамәлгә ашырылыр.
Чара 14.30 башлана, Кремль урамы, 35 йорт (Сковородка).