Дамир Фаттахов: «Эшмәкәрлек буенча күнекмәләрне кечкенәдән өйрәтә башларга кирәк»

2018 елның 31 августы, җомга

Бүген Казанда «Эшмәкәрлек Фабрикасы» проекты кысаларында бизнес проектлар буенча күргәзмә уза. Чарада 1500дән артык кеше катнаша. Алар арасында яшь эшмәкәрләр, хакимият вәкилләре һ.б бар.

«Яшьләр эшкуарлыгы» мәйданында кунак буларак ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов та катнашты. Очрашу барышында катнашучылар үзләрен кызыксындырган сораулар, тәкъдимнәр белән Министрга мөрәҗәгать иттеләр.

Дамир Фаттахов үзенең чыгышында катнашучыларга проектларны министрлык сайтына (молодоеминистерство.рф) юлларга киңәш итте: «Без сезне ишетергә телибез. Сезнең проектларгыз министрлык эшчәнлеге өчен мөһим. Эшмәкәрлек буенча күнекмәләрне кечкенәдән өйрәтә башларга кирәк. Без сезгә булышырга эзер», - дип белдерде Министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International