Авыл яшьләре – игътибар үзәгендә

2018 елның 31 августы, җомга

Бүген ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов ТР Аграр яшьләр берләшмәсе җитәкчеләре һәм активистлары белән очрашты. Катнашучылар эшчәнлекләре белән таныштырып авылда яшәүче яшьләр өчен булдырылган коммуникацияләрне яхшырту буенча фикер алыштылар. Берләшмә җитәкчесе Диләрә Шувалова Министрга гамәлгә ашырылучы проектлар хакында сөйләде.

Дамир Фаттахов очрашуны йомгаклап, катнашучыларга уңышлар теләде: «Сезнең эшләгән эшләрегез шактый. Актив, максатчан булуыгыз белән «Кадрлар резервының» ачык мисалы булып торасыз. Министрлык мәгълүмати яктан тәэмин итүне үз өстенә ала».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International