Казан милли тикшеренү технология университетында белем көненә багышланган тантаналы чара узды. 6000нән артык беренче курс студентын ТР премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов, уку йорты ректоры Сергей Юшко, предприятиеләр һәм республиканың иҗтимагый яшьләр оешмалары җитәкчеләре сәламләде.