«Яңа караш» IX Бөтенроссия социаль реклама бәйгесенә гаризалар кабул ителә башлады. Конкурс 14 яшьтән алып 30 яшькәчә булган яшьләргә хәзерге җәмгыятьнең иң әһәмиятле социаль проблемаларына карата мөнәсәбәтен белдерү, аларны чишү ысулларын һәм юлларын күрсәтү мөмкинлеген бирә.
Эшләр 20 сентябрьгә кадәр (2 номинация буенча – «Социаль плакат» һәм «Социаль видеоролик») сайтта кабул ителә www.tvoykonkurs.ru.