Быел Татарстан Россиядә беренче тапкыр оештырылучы һәм эшчәнлеген район хастаханәләрендә алып баручы «Доктор Зай» Округ медицина отряды өчен төп мәйданчык булды.
Өч ай дәвамында Пермь, Түбән Новгород, Оренбург, Төмән өлкәләреннән, Татарстан Республикасы һәм Чувашстаннан килгән студентлар Зәй үзәк хастаханәсендә 3000гә якын дәваланучыга ярдәм күрсәтте. Алар терапия, педиатрия, хатын-кызлар консультациясе, ашыгыч ярдәм һәм балалар сырхауханәсендә кече һәм урта медицина хезмәткәрләре булып эшләде.