VI «Наше время – Безнең заман» фестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә.
Сайлап алу этабы Яр Чаллы, Түбән Кама, Зәй һәм Казан шәһәрләрендә урнашкан мәдәният сарайларында үтәчәк, ә гала-концертны 16 ноябрьдә «Пирамида» сәхнәсендә уздыру планнаштырылган.
Фестивальдә предприятие, учреждение һәм оешмаларның төрле тармакларында эшләүче егет һәм кызлар катнаша ала. «Музыкаль юнәлеш», «Бию юнәлеше» һәм «Дан минуты» (нәфис сүз, СТЭМ, цирк, мода театры, пантомима, буффонада, номерлар бергәлеге) номинацияләрендә иҗади сынау кысаларында яшьләр үз сәләтләрен күрсәтә алачаклар. Фестивальнең супер финалына үткән команда «Безнең предприятие - Татарстанның киләчәге!» темасына өстәмә «Визит-презентация» әзерләргә тиеш була.
Гран-при иясенә ТР Президенты күчмә кубогы һәм 250 мең сум күләмендә акчалата бүләк бирелә.
Тулырак мәгълүматны ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы сайтында http://mpt.tatarstan.ru/televizionniy-festival-rabotayushchey-molodezhi.htm һәм оештыручылар сайтында www.bzzm.ru укырга була.