Казан форумы кысаларында ЮНЕСКОның ассоциацияләнгән мәктәпләре халыкара челтәренең 65-еллыгына багышланган конференция узды.
Чарада ЮНЕСКО координаторы Сабин Детцель, «РФ дә ЮНЕСКО ассоциацияләнгән мәктәпләре» проектының башкаручы директоры Наталья Ларионова, САШ милли координаторлары, РФ мәгариф министры урынбасары Ирина Потехина,ТР Премьер-министры урынбасары — ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, ТР яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов һ. б. катнашты.
«Татарстанда ЮНЕСКОның 13 ассоцияцияләшкән мәктәбе бар һәм якын арада анда керәчәк исемлектә торган тагын берничә мәктәп билгеле. Казан Халыкара мәктәбе һәм 179нчы мәктәп ЮНЕСКОның Ассоцияцияләшкән мәктәпләре сертификатын бүген-иртәгә алачак», - дип хәбәр итте НатальяЛарионова.
«ЮНЕСКОның мәдәниятара диалогы форумын үткәрү урыны итеп Казанны сайлау очраклы түгел», - дип саный Тимур Сөләйманов. «Без халыкара масштабтагы зур һәм төрледән-төрле чаралар үткәрелүче үзәк булып торабыз. Һәм, билгеле инде, сайлаганда ЮНЕСКО Казанны күздә тоткан. Бу Казанның бүгенге көндә бөтен дөньяга кирәк булган кызыклы, үзенчәлекле тәҗрибәгә ия булуын тану. ЮНЕСКО мәгариф, мәдәният мәсьәләләре белән шөгыльләнә. Барлык программаларда үзәктә яшьләр тора. Безгә, Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгына, дәүләт яшьләр сәясәтен тормышка ашыру өлкәсендә, мәдәниятара диалог юнәлешендәге программалар эше турында сөйләү өчен бер дигән мөмкинлек булып тора», - диде ул.
Чараны оештыручылар: мәдәниятара диалог буенча ЮНЕСКО махсус илчесе Минтимер Шәймиев һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия милли комиссиясе,«Яңарыш» республика фонды, Казан (Идел буе) федераль университеты һәм «ТИСБИ» идарә университеты.