Татарстан Президенты балалар лагерьларына комплекслы капремонт программасын формалаштырырга кушты

2018 елның 7 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР яшьләр эшләре министрлыгына балаларны савыктыру  лагерьларына комплекслы республика капиталь ремонт программасын формалаштырырга кушты. Бүген ул бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.    

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, ел саен гамәлдәге капремонт программасы кысаларында республиканың төрле муниципалитетларында балаларны ял иттерү учреждениеләренең матди-техник базасын яңарту уздырыла. Әмма программаны гамәлгә ашыруның гамәлдәге форматы балаларны савыктыру лагерьларын комплекслы яңартуны тәэмин итәргә этәрми: бүленгән акчалар бары тик аерым төр эшләрне башкарырга гына җитә.  

Бүген Татарстан Президенты ТР яшьләр эшләре министрлыгына, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы белән берлектә, балаларны савыктыру лагерьларына 3-4 елга исәпләнгән комплекслы республика капиталь ремонт программасын формалаштырырга кушты. Программа кысаларында лагерьларның һәрберсен комплекслы реновация көтә. 

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, мондый алым һәр лагерьны уңайлырак һәм икътисадый яктан нәтиҗәлерәк итәчәк. Моннан тыш, яңа программаны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә ел саен күбрәк баланың җәйге ялын оештырып булачак.   

Яңа капремонт программасының принцибын Татарстан Президентына быел июль аенда Рөстәм Миңнеханов шәһәр яны балалар лагерьларын караганда ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов тәкъдим иткән иде. 

Хәзерге вакытта Татарстанда 143 шәһәр яны стационар лагеры эшли, шул исәптән 76 дәүләт һәм 67 предприятиеләр һәм оешмалар лагерьлары. Балаларны һәм яшьләрне ял иттерү буенча республика программасы кысаларында 2018 елда төрле рәвешләрдәге лагерьларда 218 мең 672 бала ял иткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International