Казанда «МАРШ-2018» архитектура воркшопы старт алды

2018 елның 7 сентябре, җомга

Бүген Казанда өченче архитектура воркшоп «МАРШ-2018» старт алды. Быел воркшоп темасы — «Архитектура һәм җәмгыять».

7-17 сентябрь көннәрендә социаль — мәдәни объектлар белән идарә итү өлкәсендә тьютор-белгечләр җитәкчелегендәге архитекторлар командасы ТР социаль-мәдәни үзәкләрен үстерү концепциясен эшләячәк. Быел маршта беренче тапкыр Татарстанда эшләп килүче мәдәният йортларын, яшьләр үзәкләрен һәм яшүсмерләр клубларын яңарту буенча концепция булдырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International