Кичә, 6 сентябрьдә, ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов «ТР предприятиеләре һәм оешмаларының яшьләр берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы активистлары белән очрашты.
Министрны структура һәм төп бурычлар белән оешма рәисе Айдар Сагетдинов таныштырды. «Оешма 448 000 гә якын яшь кешене берләштерә. Без республика күләмендә үсәбез һәм Россия күләмендә дә адымнар ясыйбыз. Татарстан – предприятие яшьләре белән эшләү буенча, лидер дип әйтә алам».
Очрашуда катнашучылар ТР районнарында һәм шәһәрләрендә оешма бүлекләрендә яшьләр берләшмәләре булдыру кирәклеген ассызыкладылар.
Очрашуга йомгак ясап, Дамир Фаттахов төп моментларга тукталды: «Без яшь билгесе буенча оештырылган бердәнбер министрлык. Шуңа күрә эшләүче яшьләр белән хезмәттәшлек итү – төп максатларыбызның берсе, сездән тәкъдимнәрегезне көтәбез».