«О, минем гид!» экскурсиясендә катнашучылар : «Ике сәгать эчендә күп кенә кызыклы нәрсәләр белдек, һичшиксез, бу объектларга кайтачакбыз»

2018 елның 8 сентябре, шимбә

Бүген Татарстан башкаласында яшәүчеләр һәм кунаклар өчен ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов экскурсия уздырды. Ул чарада катнашучыларны яшьләр объектлары белән таныштырды. Экскурсия Visit Tatarstan – «О, минем гид!» проекты кысаларында оештырылды. Чарада Баку, Мәскәү, Тобольск, Арча, Уфа һәм Казан шәһәреннән кунаклар катнашты.

Катнашучылар экскурсиядән канәгать калды: «Ике сәгать эчендә күп кенә кызыклы нәрсәләр белдек, һичшиксез, бу объектларга кайтачакбыз», – дип белдерделәр алар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International