Казанда өченче архитектура воркшопы «МАРШ-2018» уза. 17 сентябрьгә кадәр 7 команда республиканың социаль-мәдәни үзәкләрен үстерүнең яңа концепцияләрен булдырачак. Бу хакта бүгенге матбугат конференциясендә ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов, МАРШ архитектура мәктәбе лабораториясе җитәкчесе Елена Гонсалес, мәдәни программалаштыру буенча белгеч, Париж – Санкт-Петербург «Оркестра» архитектура бюросы партнеры Екатерина Голдберг сөйләде.