2018 елда Казан лагерьларын ремонтлауга 30 млн сум акча тотылган, бу 2017 ел белән чагыштырганда ике тапкыр күбрәк. Бу хакта Казан башкарма комитетында узган киңәшмә барышында балалар һәм яшьләр эшләре комитеты башлыгы Айрат Фәизов сөйләде.