Республика яшьләр, инновацион һәм профилактик программалар үзәген Анна Синеглазова җитәкли

2018 елның 11 сентябре, сишәмбе

ТР яшьләр эшләре министрлыгы карамагындагы учреждениеләрнең берсенә яңа директор билгеләнде. Республика яшьләр, инновацион һәм профилактик программалар үзәген Анна Синеглазова җитәкли.

2006 елда оештырылган үзәк тикшеренү, социаль-профилактик эшчәнлек алып бара, социологик мониторинглар оештыру һәм үткәрү, югары белем бирү мәгариф оешмаларында яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген бәяләү, ТР яшьләр эшләре министрлыгы карамагындагы учреждениеләр тарафыннан социаль хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын бәйсез бәяләү белән шөгыльләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International