Бүген Казанда «Алга, яшь армеецлар!» хәрби-спорт уеннары старт алды. Республиканың төрле районнарыннан җыелган 510 кеше 7 көн дәвамында хәрби әзерлек нигезләре буенча белемнәрен күрсәтәчәкләр, хәрбиләштерелгән эстафета һәм башка чаралар 19 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.