Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясы эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясады

2018 елның 12 сентябре, чәршәмбе

Бүген Кукмарада Татарстан халыклары ассамблеясы советының күчмә утырышы үткәрелде. Әлеге чарада Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР яшьләр эшләре министрның беренче урынбасары Тимур Сөләйманов, ТР буенча эчке эшләр министрлыгының миграция мәсьәләләре буенча идарә җитәкчесе Артем Кузнецов, ТР яшьләр ассамблеясы җитәкчесе Тимур Кадыйров, районнарның башкарма комитет җитәкчеләре урынбасарлары, ассамблея вәкиллекләре һәм филиаллары, халыклар дуслыгы йортлары, милли-мәдәни автономияләр җитәкчеләре, яшьләр ассамблеясының яшь лидерлары катнашты.

Фәрит Мөхәммәтшин: «Һәр кеше үзенең тарихын, үткәнен, гореф-гадәтләрен, туган телен яхшы белергә тиеш. Шунсыз ул башка милләтләргә дә хөрмәт белән карарга өйрәнми».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International