Татарстан командасы «Идел буе зарница – 2018» хәрби-спорт уенында катнаша

2018 елның 12 сентябре, чәршәмбе

Бүген, 12 сентябрьдә, Оренбург өлкәсендә «Идел буе зарница 2018» хәрби – спорт уенының ачылыш тантанасы узды.

Татарстан данын, республика күләмендә уздырылган ярышта беренчелеккә чыккан, Актанышның Советлар Союзы герое Хәсән Заманов исемендәге кадет интернат-мәктәбе укучылары яклаячак.

Беренчелек өчен 14 команда көч сынашачак. Алар Калашников автоматын сүтеп-җыю, пневматик винтовкадан ату, гранат ыргыту кебек алымнарны белергә, йөгерү, йөзү, гимнастика белән яхшы шөгыльләнергә тиеш. Шулай ук стройда йөрү, хәрби тарих, тормыш иминлеге, беренче медицина ярдәме буенча белемнәрен дә сынаячаклар. Алдынгыларны диплом һәм кыйммәтле бүләкләр көтә.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International