Бүген Казанда балаларның ялын һәм аларны сәламәтләндерүне оештыру буенча төбәкара конференция башланды. Чара Россиянең 32 регионыннан 150 катнашучыны берләштерде.
Аның пленар утырышында балалар һәм яшүсмерләр туризмы федераль үзәге директоры, РФ Хөкүмәте каршындагы туризм буенча Координация советы әгъзасы Сергей Лочан, ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов һ.б. катнашты.
Сергей Лочан: «Татарстан – балалар ялын оештыру өлкәсендә лидер, чарага җыелган коллегалар сезнең эшчәнлекне тирәнтен үзләштерергә тели. Монда җыелуыбызның төп максаты тәҗрибә белән уртаклашу гына түгел, ә төбәкләр арасында ныклы элемтә урнаштыру да».
«Һәр регионның үзенә генә хас үзенчәлекле ягы бар. Без сезнең эшчәнлек белән танышып, кызыклы проектларны Татарстанда да гамәлгә ашырырга телибез. Җәйге ял программасын оештыру – республикада мөһим проектларның берсе», – диеп ассызыклады Дамир Фаттахов.
Раил Муратшин бу елга нәтиҗә ясап, саннар белән таныштырып үтте: ел дәвамында 218 672, җәй буена 183 851 кеше ял һәм сәламәтләндерү лагерларында ял итә; алардан 54 831 кеше түләүсез рәвештә ял итә; 5750 кеше Кара диңгез яр буена һәм Кырым Республикасында ял итә; 380 кеше ел эчендә «Артек» лагерендә ял итә; Луганск һәм Донецк өлкәләреннән 100 бала Татарстан Республикасы лагерьларында ял итә; лагерьлар саны 1836; 19 лагерьда ремонт эшләре алып барылган; 202 профилле смена эшләгән.