Бүген, Студентлар лигасы конференциясе кысаларында ТР Студентлар лигасы президентын сайлаулар узды.
Лиганың президентын сайлау турындагы карар залда утыручы күпчелек тавыш белән кабул ителде. Сайлауда 405 делегат катнашты. 46 делегат үз тавышын - Александр Увакинга, 94е – Азат Кашаповка һәм 205 кеше Руфат Кыямовка бирде. Күпчелек тавыш белән Руфат “Студентлар лигасы”ның алтынчы президенты итеп билгеләнде. Александр Увакин бу сайлау вакытында көндәшләре белән бер командага әверелгәннәрен әйтеп китте. Александр, кул биреп, Руфатны тәбрикләде һәм алга таба да уңышлар теләде.