Казанда һөнәри осталык WorldSkills стандартлары буенча 45 нче дөнья чемпионатына әзерлек финиш сызыгына чыга. 16 сентябрьдә Горки-Әмәт урман-паркында узачак Skills Bazaar – «күнекмәләр ярминкәсе» дә әлеге чарарага багышланган. Ярминкәдә WorldSkills International техник директоры Джейн Стоки һәм эретеп ябыштыру остасы Александра Ивлеваның да катнашуы көтелә.
Якшәмбе көнне Казанның иң популяр паркларының берсе берничә сәгатькә уникаль осталык киңлегенә әвереләчәк, анда төрле юнәлештәге тематик мәйданчыклар эшләячәк.