13 сентябрь көнне ГРИНТ А. Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты студентларының чыгарылыш кичәсе узды.
ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов: «Сез – җиңүчеләр. Берьюлы ике диплом алу бәхете һәм чит илдә эшкә урнашу мөмкинлеге һәркемгә дә тәтеми. Әмма сезгә, үзегезнең максатларыгызны республикада гамәлгә ашыру өчен барлык мөмкинлекләр дә булдырачак.
Иң мөһиме, үзегезгә ышаныгыз. Күпләр «син әле яшь», «синең тәҗрибәң юк», «синнән булмаячак», дип әйтәчәк. Хөрмәт белән тыңлагыз, әмма үзегезчә эшләгез. Гомер буе белем туплагыз. Кайда гына, нинди генә вазыйфада эшләсәгез дә яңалыкка омтылыгыз».