Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясы активистлары бүген үз проектларын ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фаттаховка тәкъдим итте.
Оешма эшчәнлеге белән Яшьләр ассамблеясы җитәкчесе Тимур Кадыйров таныштырды. «Безнең вәкиллекләр республиканың 7 районында эшләп килә: Әлмәт, Бөгелмә, Алабуга, Түбән Кама, Минзәлә, Нурлат һәм Чистай районнарында, 2018 ел ахырына кадәр Менделеевск, Тәтеш һәм Тукай районнарында тагын 3 вәкиллек ачу планлаштырыла».
Очрашуда катнашучылар - төрле милләт вәкилләре, алар чит ил студентлары өчен уздырыла торган чаралар турында сөйләде: «Чит ил студенты көне» фестивале, «Дөнья энҗесе» матурлык конкурсы, милли спорт төрләре буенча спартакиада һ.б.
Шулай ук республикакүләм проектлар да оештырыла: «Халыклар дуслыгы – Татарстан байлыгы» мәгариф форумы, Россия халыклары телләрендә җырлар конкурсы, «Татарстан мәдәни мозаикасы» фестивале, «Халыклар дуслыгы парады», «Муви» форумы-театры, «Многоликий Татарстан» фотокүргәзмәсе.
Очрашуга йомгак ясап, Дамир Фаттахов мондый эшчәнлекнең мөһимлеген билгеләп үтте: «Сез – республика халыкларының дус һәм килешеп яшәве үрнәге».