«Балыкчылар авылы»н балалар һәм яшьләрнең ялын оештыру нормаларына туры китерәчәкләр

2018 елның 17 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Арча районындагы «Балыкчылар авылы»н балалар һәм яшьләр сәламәтләндерү лагере итеп үзгәртергә йөкләмә бирде.

Кунаклар «Балыкчылар авылы» инфраструктура һәм территориясе белән танышты. Комплексны күлләр әйләндереп алган, аның биредә ял итү өчен 11 йорт, кунакханә-күңел ачу һәм мунча биналары, шулай ук җәйге кафе урнашкан.

Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе нигезендә «Балыкчылар авылы»н балалар һәм яшьләрнең ялын оештыру нормаларына туры китерәчәкләр. Комплекс дәүләт милкенә күчеп, ТР яшьләр эшләре министрлыгы карамагындагы яшьләр сәясәте объекты булачак.

Кунакханә комплексы территориясендә 42 урынлы тагын 5 корпус, мәдәният үзәге һәм ашханә төзеләчәк. Лагерьда бер үк вакытта 250 кеше ял итә алачак.

Яңа лагерьда Татарстан Студентлар лигасы белем бирү форумын, шулай ук балалар һәм яшьләр өчен республика профиль сменаларын үткәрү күздә тотыла.

«Балыкчылар авылы» инде киләсе җәйге сезонда ук яңа форматта эшли башлаячак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International