Казанда «Алга, яшь армиячеләр!» хәрби-спорт уеннары үтә. Чарада ТР төрле районнарыннан 510 мәктәп укучысы катнаша. Республика этабында җиңүчеләр Татарстан данын Россиия күләмендә үзучы «Җиңү» хәрби-спорт уенында яклаячак. Уеннар вакытында балалар теоретик белемнәрен дә, гамәли күнекмәләрен дә күрсәтергә тиеш.