Яр Чаллыда студентлар арасында КВН зона уеннары дәвам итә.
Кичә, 18 сентябрьдә, «Кама» КВН лигасы ¼ финалының 2 уены үтте. Уенның темасы – «Менә җәй дә узды». Ярымфиналга алты команда чыкты.
22 сентябрьдә эшче яшьләр КВН лигасының ярымфиналы узачак. Уенда 8 команда катнашуы көтелә.