29 сентябрь көнне Питрәч авылы янындагы наратлыкта III Бөтенроссия «Скорлупино» фестивале узачак.
Фестиваль кунакларын кызыклы уеннар һәм конкурслар көтә. Бәйрәм карнавал һәм республиканың иң яхшы артистлары катнашында театраль тамаша белән башланып китәчәк.
Фестивальдә «Пекинча тавык әзерләү» буенча рекорд кую, тавык итеннән ризык пешерү буенча мастер-класслар үткәреләчәк, концерт номерлары тәкъдим ителәчәк. Урман буенда балалар мәйданчыгы һәм иң нәни кунаклар өчен Ско-ко-парк эшләячәк. Кунаклар халык җырлары һәм заманча хитлар тыңлый, күпсанлы гадәти булмаган фото-зоналарда истәлек өчен фотога төшә алачак.
Фестивальгә керү бушлай.