Казанда балаларның ялын һәм аларны сәламәтләндерүне оештыру буенча төбәкара конференция тәмамланды

2018 елның 19 сентябре, чәршәмбе

13-16 сентябрь көннәрендә Казанда балаларның ялын һәм аларны сәламәтләндерүне оештыру буенча төбәкара конференция узды. 3 көн дәвамында Россиянең 32 төбәгеннән килгән делегатлар тәҗрибә уртаклашты һәм актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышты.

Чара пленар утырыш белән башланып китте. Соңыннан катнашучылар төрле секцияләргә бүленде.

Конференция ахырында делегатларга рәхмәт хатлары һәм дипломнар тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International