Дамир Фаттахов Яшел Үзән районының яшьләр инфраструктурасы белән танышты

2018 елның 19 сентябре, чәршәмбе

Бүген ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов Яшел Үзән районының яшьләр инфраструктурасын өйрәнде. Район башлыгы Александр Тыгин белән берлектә алар балалар лагерьларында һәм яшүсмерләр клубларында булды.

Дамир Фаттахов Яшел Үзәндә яшьләр сәясәтен үстерү өчен зур потенциал булуын билгеләп үтте: «Сез  булган инфраструктураны ничек нәтиҗәле итеп кулланырга кирәклеген беләсез һәм әлеге юнәлешне үстерүдә яңа алымнар кулланасыз».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International