Татарстан яшьләре «Төркиләр алтыны» III Бөтенроссия форумында

2018 елның 20 сентябре, пәнҗешәмбе

16-20 сентябрь көннәрендә Калуга өлкәсенең «Этномир» этнография паркында узган «Төркиләр алтыны» III Бөтенроссия яшьләр форумы Россиянең 20 төбәгеннән 150 активистын берләштерде.  

Чарада Татарстаннан 12 делегат катнашты. Алар хакимият, мәдәният, бизнес вәкилләре белән очраштылар, тренингларда, мастер-классларда һәм проект сессияләрендә катнаштылар.

Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясы рәисе Тимур Кадыйров форумда эксперт буларак чыгыш ясады: «Мин республикада милләтара проектларны оештыру тәҗрибәсе турында, аерым алганда, Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясы эшчәнлеге турында сөйләдем. Форум делегатларга тәҗрибә уртаклашу, милләтара мөнәсәбәтләрне җайлау өлкәсендә белем алу, фикер алышу мөмкинлеге бирә».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International