Татарстан башкаласында уеннар 12 сентябрьдә старт алган иде. 7 көн дәвамында ТР төрле районнарыннан җыелган 510 мәктәп укучысы теоретик белемнәрен тикшерде, гамәли күнекмәләрен күрсәтте, ГТО нормаларын тапшырды һ.б.
Ярыш нәтиҗәләре буенча, I һәм II урыннарны яулаган 14 команда 2019 елның февралендә узачак республикакүләм «Җиңү» хәрби-спорт уеннары финалында катнашу мөмкинлегенә ия булды. Алар арасында Кама Тамагы, Тәтеш, Әгерҗе, Арча, Яшел Үзән, Чистай, Мамадыш, Саба, Бөгелмә, Лениногорск районнары, Яр Чаллы шәһәре, Казаннның Идел буе һәм Вахитов районнары командалары бар.