«Бала хокук даирәсендә» республика видеороликлар бәйгесенә гаризалар кабул ителә

2018 елның 20 сентябре, пәнҗешәмбе

Конкурска гаризалар 10 сентябрьдә кабул ителә башлады һәм ул 20 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бәйгенең идея авторлары өлкәннәр игътибарын бала хокукларына җәлеп итү белән бергә, шул рәвешле балигъ булмаганнарның үзләрен дә тыңларга өметләнә.

21 октябрьдән алып 10 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк икенче этапта тәкъдим ителгән эшләрне, конкурс материаллары таләпләренә туры килүен тикшереп, сайлап алачаклар.

11 ноябрьгә кадәр составында ТР Юстиция, Мәгариф һәм фән, Яшьләр эшләре һ.б. министрлыклар, Татарстанның гаммәви мәгълүмат чаралары, шул исәптән телевидение вәкилләре булган жюри әгъзалары видеороликларга бәя бирәчәк. Иң күп балл җыйган 10 җиңүчене бәйге тәмамланган көнне – 20 ноябрьдә игълан итәчәкләр. Бәйрәм чарасында иң кызыклы видеоролик авторлары катнаша.

Җиңүчеләрнең барысын да 20 мең сум күләмендә акчалата бүләк көтә, тамашачылар мәхәббәте призының күләме 10 мең сум тәшкил итә. Җиңүчеләрнең видеороликлары җирле телевидениедә трансляцияләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International