Казанда КДЭУ технопаркы ачылды

2018 елның 20 сентябре, пәнҗешәмбе

Казан дәүләт энергетика университеты технопаркы республикага яңа инновацион идеяләр бирәчәк, дип белдерде ТР Премьер-министры Алексей Песошин. Технопарк территориясендә «Энергетика һәм энергетик машина төзү өлкәсендә компьютерда модельләштерү һәм инжиниринг» үзәге эшли. «Россия-Кытай яшьләр бизнес-инкубаторы» халыкара проекты гамәлгә ашырылган.

«Без галимнәр һәм республика эшмәкәрләре бергәләп яңа технологияләр һәм инновацион продуктлар булдырачак технопарк ачабыз. Аны республика ярдәменнән башка ачып булмас иде. Төп эш өлкәсе халыкара юнәлеш булачак. Беренче резидентлар инде бар», - диде КДЭУ ректоры Эдвард Абдуллаҗанов.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 16-29 сентябрь көннәрендә Кытай делегатлары экспорт һәм импорт каналларын җайга салу өчен республика инфраструктурасы һәм сәнәгать предприятиеләре белән таныша. «Россия-Кытай яшьләр бизнес-инкубаторы» кысаларында кунаклар белән яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов та очрашты. Алар яшьләр эшкуарлыгы өлкәсендә инновацион үсеш буенча эшчәнлек турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International