Иртәгә Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында #ВместеЯрче-2018 Бөтенроссия энергияне сак тоту фестивале үтәчәк. Чара ТР төрле район яшьләрен берләштерәчәк. Фестиваль Россия Федерациясендәге энергия саклаучы технологияләрне популярлаштыру максатыннан оештырыла.